+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 декабрь 2019, 13:20

Объектлар Яңа елга тапшырылырга тиеш

Башкортстан Хөкүмәтендә “Ел салым түләүчесе” беренче республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров котлады.

Башкортстан Хөкүмәтендә “Ел салым түләүчесе” беренче республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Премьер-министрның беренче урынбасары Андрей Назаров котлады.

Алар җитештерү, сәүдә эшчәнлеген башкаручы һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында номинацияләрдә билгеләнде.Конкурс салым дисциплинасының югары дәрәҗәсе, бизнес үтәкүренмәлелеге белән аерылып торучы оешмаларны ачыклау һәм бүләкләү максатында оештырылды.
8 декабрьдә исә Андрей Назаров Уфа шәһәре һәм районында “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелүче аерым социаль әһәмияттәге объектларының әзерлеге буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Уфаның “Дим-6” микрорайонында балалар бакчасы төзелешендә эшләрнең кызган мәле. Андрей Назаров темпны тизләтүне һәм бизәкләү эшләрен активлаштыруны таләп итте.
Уфа районының Зубово авылында беренче вице-премьер 260 урынга исәпләнгән ике катлы балалар бакчасы төзелеше белән танышты. Биредә, шулай ук, бинаның эчен бизәкләү эшләрен тизләтү, шулай ук казанлыкның эшен көйләү йөкләтелде.
Андрей Назаров төзелеш һәм подряд оешмалары җитәкчеләреннән башкарылган эш турында көндәлек отчет таләп итте.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас