9 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча Русия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция форматында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Утырышта «Экология» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» проектларын тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре тикшерелде.
– Без бу ике гомумдәүләт проектын да бер утырышта очраклы гына карамыйбыз, чөнки уңайлы шәһәр мохите - ул яхшы экологик хәл һәм, кайда яшәүләренә карамастан, илнең барлык гражданнары моның белән кызыксына, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
Торак өлкәсендәге гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның төп коралы - ипотека. Килеп туган икътисади хәл нәтиҗәсендә ипотека ставкалары кими, бу төзелеш темпларына уңай йогынты ясый.
Экология турында сөйләгәндә, Премьер-министр, хәзер төп бурыч - куллану калдыкларын эшкәртү буенча тулы бер тармак булдыру, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта кайбер төбәкләр калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчүдә кыенлыклар кичерә. Анда субъект җитәкчелеге тарафыннан өстәмә чаралар күрергә кирәк.