+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 декабрь 2019, 12:15

Яңа җитәкчелек өчен төпкел районнар юк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның узган атнада Калтасы һәм Мишкә районнарына эш сәфәре моны янә бер кат раслады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның узган атнада Калтасы һәм Мишкә районнарына эш сәфәре моны янә бер кат раслады


Дөресен әйтергә кирәк, ил күләмендә дә, республика дәрәҗәсендә дә югары җитәкчеләрнең ешрак нәтиҗәле үсешүче, алга киткән төбәкләрдә һәм предприятие-хуҗалыкларда булуына күнеккәнбез. Һәрхәлдә, моңа кадәр шулай иде. Башкортстан җитәкчелегенә Радий Хәбиров килгәннән соң, республикада бу өлкәдә дә хәл тамырдан үзгәрергә охшаган. Төбәк җитәкчесенең республика буйлап соңгы бер елдагы эш сәфәрләре маршрутын күздән кичергәндә, аның өчен социаль-икътисади үсештә алга киткән район-шәһәрләр дә, уртада яисә арттарак баручылар да бердәй мөһим, бердәй игътибар үзәгендә булуын аңлыйсың. Радий Фәрит улының: “Без үзебезнекеләрне бервакытта да ташламыйбыз!” дип белдерүе дә, былтыр экологик һәлакәткә тарыган Сибай халкына гына кагылмады, дүрт миллионнан артык кеше гомер кичерүче Башкортстаныбызның һәр төбәген, һәр гражданын күз уңында тотып әйтелде, билгеле.
Узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булган Калтасы һәм Мишкә районнары да, соңгы бер елда ярыйсы гына яңарыш, уңай үзгәрешләр кичерсәләр дә, күреп белүемчә, республикада хуҗалык итү җәһәтеннән дә, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча да әйдәп баручылар сафында түгел. Бәлки, шуңа да әлеге районнар халкы соңгы чорда башкарылган эшләр, ирешелгән казанышлар белән уртаклашудан бигрәк, республика җитәкчесенә күбрәк борчыган проблемалары турында җиткерде. Әйтик, Калтасы районының Краснохолм авылында булганда биредә яшәүчеләр яңа эш урыннары булдыру, территорияләрне төзекләндерү, ФАПлар, бассейн төзү мәсьәләсен күтәрде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, аларның соңгысы буенча тиешле карар кабул ителгән дә инде. Калтасы бассейн төзеләчәк 16 район исәбенә кергән. “Димәк, бассейн булачак!” — диде Радий Хәбиров. Соңгы елларда производство тармагы да, аграр җитештерү дә бик катлаулы хәлдә калган районда республика күләмендә күрелүче чаралар нәтиҗәсендә яңа эш урыннары булдыру мәсьәләсе дә акрынлап урыныннан кузгалган. Атап әйткәндә, район территориясендә “Победа” агрохолдингының заманча терлекчелек комплексын төзү башланган. Быел төзелешнең беренче этабы тәмамланып, гыйнварга комплекс голштин-фриз токымлы 1200 баш сыер белән тулыланырга тиеш. Ә инде 2022 елда комплексны төзү тулысынча тәмамланганнан соң савым сыерлары саны 2400 башка җитәчәк. Агрохолдинг директоры Рәмзил Низаметдинов белдерүенчә, көн саен 16 мең тонна сөт җитештереләчәк комплекста уртача хезмәт хакы 35 мең сум булган 100 яңа эш урыны булдырылачак.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров район-шәһәрләргә өстә ялтырап ятканны күрү, мәгъ­лүм казанышлар белән танышып, урындагы җитәкчеләрне мактап китү өчен чыкмый. Кайсы гына сәфәрен алганда да, аны, иң беренче чиратта, халыкны борчыган, үзәгенә үткән мәсьәләләр кызыксындыра, аларны хәл итү юллары барлана.


Калтасы төбәге халкы республика җитәкчесе алдында үзләрен борчыган башка мәсьәләләрне дә күтәрде. Аерым алганда, алар төбәк җитәкчелегенең Яңа ел бәйрәмнәрендә алкогольле эчемлекләр сатуны чикләү башлангычын хуплап, бер үк вакытта мәдәни ялны оештыру өчен артистларның һәм иҗади коллективларның концертлар белән бик сирәк килүен белдерде. Радий Хәбиров әлеге мәсьәләгә бәйле Мәдәният министрлыгына урында булганда ук тиешле чара күрергә кушты.
Мәдәният турында сүз чыккач, 270 бала шөгыльләнүче Краснохолм балалар сәнгать мәктәбендә дә бу өлкәдә дистә еллардан килгән җитди проблема бар. Эш шунда, уку йортының үз бинасы булмаганлыктан, балалар биредә арендаланган һәм сәнгать белән шөгыльләнү өчен яраклаштырылмаган шартларда укый. Яңа бина төзү өчен исә 90 миллион сум таләп ителә. Радий Фәрит улы әлеге мәсьәлә җитди өйрәнеләчәге турында белдерде. Реконструкцияләү ахырына якынлашкан район үзәгендәге 2нче санлы мәктәп җитәкчелеге исә төбәк Башлыгыннан башлангыч сыйныф бүлмәләрен интерактив такталар белән җиһазлауда ярдәм сорады. Биредә шулай ук математика укытучысына да ихтыяҗ бар икән. Барлык сораулар да тиешле органнар тарафыннан теркәлеп, игътибарга алынды.
Ә менә Калтасы авылында сөт заводын арытаба үстерү мөмкинлекләре Хөкүмәттә үтәчәк чираттагы “Инвестиция сәгать”ләренең берсендә тикшереләчәк. “Агромол” предприятиесендә бул­ганнан соң, Радий Хәбиров аның җитәкчесен мәсьәләләрне җентекле тикшерү өчен шундый чарага чакырды. Районның социаль-икътисади үсешенә бәйле башка мәсьәләләр исә республика җитәкчесе муниципалитет башлыгы Юрий Садыров белән үткәргән “Башлык сәгате”ндә тикшерелде. Биредә Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчелеге алдында подъездларны ремонтлау, мәктәпләрне үстерү һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешенә бәйле мәсьәләләрдә эшчәнлекне бермәбер җанландыру бурычы куйды.
Мишкә районы да Башкортстан җитәкчесен еллар дәвамында өлгереп җиткән мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча бик күп мөһим башлангычлар һәм анык проектлар белән каршы алды. Ирсай авылында “Семья” социаль хезмәтләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышканнан соң Радий Хәбиров район үзәгендәге Флорид Бүләков исемендәге 1нче лицейга килде. 700 бала белем алган лицейда бер сменалы укуга күчү өчен яңа микрорайонда яңа мәктәп салу таләп ителә. Бу мәсьәләне алар республика Башлыгы алдында күтәрде. Ә үзләренең кулыннан килгәнне педагогик коллектив җиренә җиткереп башкара. Әйтик, быел биредә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа техник җиһазлар белән коралландырылган “Үсеш ноктасы” мәгариф мәйданчыгы ачылган. Ул информатика, технология һәм ОБЖ дәресләрен интеграцияләү мөмкинлеге бирә. Бер үк вакытта, лицей укучылары “Мәгарифтә — күтәрелеш” республика проекты кысаларында инглиз телен тирәнтен өйрәнә башлаган.
Әле колачлы реконструкцияләү эшләре барган Мари тарихи-мәдәни үзәгендә исә, ул тәмам­ланганнан соң, үзенчәлекле халык мәдәниятен интерактив форматта күрсәтүне оештырырга, декоратив сәнгатьне яңача югарылыкка күтәрергә һәм янәшәдә “Священная роща” мәдәни-тарихи парк төзергә ниятлиләр.
Ә менә район Мәдәният йортында эшләр катлаулырак тора. Биредә тамашалар залын тулысынча реконструкцияләү таләп ителә. Шулай ук “Эрвел” халык ансамбленең сәхнә костюмнары да тузган, аларны алыштыру өчен муници­палитетның акчасы юк.
Бер үк вакытта районның яңа җитәкчелеге “Геройлар аллеясе” мемориал-парк комплексын төзү идеясе белән дә яна. Хакимият башлыгы Павел Трапезников белдерүенчә, 15 мең квадрат метр мәйданда балалар өчен уен һәм ял паркы, арт-киңлек, рейхстагка байрак кадаган Гази Заһитов хөрмәтенә Җиңү монументы булдырылачак. Әлеге урын район халкын гына түгел, читтән килүчеләрне, туристларны да җәлеп итәчәк. Әйткәндәй, әлеге максатка районда ике ел элек файдалануга тапшырылган “Триумф” физкультура-сәламәтләндерү комплексы да хезмәт итә. Хакимият башлыгы аны арытаба үстерү планнары белән дә уртаклашты.
Районда юл челтәрен үстерү, су белән тәэмин итү һәм канализацияләр төзү, төп җитештерү тармакларына инвесторлар җәлеп итүгә бәйле дә хәл итәсе мәсьәләләр бар. Аларны Радий Хәбиров Павел Трапезников белән “Башлык сәгате” кысаларында тикшерде һәм хәл итү юлларын барлады. Ә инде районда юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе якындагы “Транспорт сәгате”нә чыгарылачак.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, республика Башлыгы Радий Хәбиров район-шәһәрләргә өстә ялтырап ятканны күрү, мәгълүм казанышлар белән танышып, урындагы җитәкчеләрне мактап китү өчен чыкмый. Кайсы гына сәфәрен алганда да, аны, иң беренче чиратта, халыкны борчыган, үзәгенә үткән мәсьәләләр кызыксындыра, аларны хәл итү юллары барлана. Ихтимал, аның социаль-икътисади үсештә уртада яисә арттарак булган районнарга ешрак баруы да шуның белән аңлатыладыр. Билгеле, бу барлык район-шәһәрләрне дә нәтиҗәле үсешкә чыгару, шул рәвешле гомум республикадагы социаль-икътисади хәлне дә яңа югарылыкка күтәрү максатында эшләнә. Баштан ук ныклы ышандырганча, Радий Хәбиров үзебезнекеләрдән беркемне дә ташламый.

Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас