+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 декабрь 2019, 06:50

Күпер булачак!

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев эшлекле сәфәр белән Белорет районында булды.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев эшлекле сәфәр белән Белорет районында булды.

Вице-премьер җәяүлеләр өчен Агыйдел елгасы аша җимерек күперне карады. 550 метр озынлыктагы агач күпер 1936 елда Белорет металлургия комбинаты тарафыннан төзелгән булган. Озак вакыт күпер комбинат эшчеләре өчен хезмәт иткән. 80 елдан артык вакыт эчендә конструкция 60 процентка тузган.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хәлне ачыкларга һәм күперне реконструкцияләү эшләрен оештырырга кушты.
Белоретта район җитәкчелеге, министрлык вәкилләре катнашкан киңәшмәдә җәяүлеләр күперен тергезү буенча карар кабул ителде. Проектлау һәм инженерлык эшләреннән соң, белгечләр төзелеш-монтажлауга керешәчәк. Күперне тергезү буенча мөмкин булган барлык вариантлар да каралачак.
Борис Беляев, шулай ук, шәһәр пляжын үстерү концепциясе турында фикер алышуда катнашты. Күпер янындагы ял зонасы төзекләндерүгә мохтаҗ. Актив белоретлылар үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерә. Белорет халкының күпчелеге өчен пляж – бик популяр ял урыны.
Читайте нас