+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 декабрь 2019, 07:10

Юлламаны гамәлгә ашыру буенча план төзеләчәк

Дәүләт җыелышы-Корылтай республика Башлыгы Радий Хәбировның Юлламасын гамәлгә ашыру буенча план кабул итәчәк.

Дәүләт җыелышы-Корылтай республика Башлыгы Радий Хәбировның Юлламасын гамәлгә ашыру буенча план кабул итәчәк.

– Атна дәвамында Юлламаны анализлау нәтиҗәләре буенча барлык парламент комитетлары тарафыннан аның нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кертеләчәк. Мондый тәкъдимнәр җыелганнан соң бердәм план төзеләчәк, аны Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы раслаячак. Юлламадагы бер генә фикер дә игътибарсыз калырга тиеш түгел, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.Парламент җитәкчесе, шулай ук, шәһәр һәм районнарда урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына да шундый төрдәге план булдырырга тәкъдим итте.
– Юллама республика парламенты депутатларына адресланган, әмма бу документ, барлык дәрәҗәдә депутатларга да активрак эшләү өчен сигнал булырга тиеш, – диде Константин Толкачев. – Моннан тыш, әлеге программа документын гамәлгә ашыруның уңышы күп очракта урыннарда көйле эшкә бәйле. Гражданнарның күпчелеге нәкъ менә шул күрсәткеч буенча власть структуралары эшенең нәтиҗәлелеген бәяли.
Читайте нас