+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 декабрь 2019, 15:50

«Башкортстан ихаталары» программасының беренче нәтиҗәләре нинди?

Агымдагы елда республикада «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында 200 йорт ихатасы территориясен төзекләндергәннәр.

Агымдагы елда республикада «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында 200 йорт ихатасы территориясен төзекләндергәннәр.
Бу хакта Башкортстан вице-премьеры Борис Беляев республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Бүгенгә 64 территориядә эшләр дәвам итә, тагын 126 ихата буенча документлар әзерләнә.
Борис Беляев сүзләренә караганда, беренче елда программаның максатлы күрсәткечләренә ирешелмәсә дә, аны тормышка ашыру системасын эшли. Иң кискен сораулар арасында – муниципалитетларның әзер булмавы, срокларны өзү, подрядчылар тарафыннан контрактлар буенча йөкләмәләрне үтәмәү. Программа лидерлары арасында вице-премьер Яңавыл, Туймазы, Агыйдел, Дүртөйле, Салават, Нуриман һәм Тәтешле районнарын, шулай ук кайбер Уфа ихаталарын атады.
- Башланган эшләрне төгәлләргә кирәк. Быел сезнең үз хаталарыгыздан сабак алганлыгыгызны аңлыйм, әмма алга таба без матур һәм сыйфатлы йорт ихаталарын күрергә телибез, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас