+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 декабрь 2019, 14:45

"Бу проектка яңа идеяләр кирәк"

Башкортстан Башлыгы Иглин районы буенча эш сәфәре барышында Елена Иглина исемендәге паркны модернизацияләү проекты белән танышты.

Башкортстан Башлыгы Иглин районы буенча эш сәфәре барышында Елена Иглина исемендәге паркны модернизацияләү проекты белән танышты.

Иглин авылы башлыгы Регина Байдәүләтова паркка керү урынын һәм сәхнәне реконструкцияләү, тротуарлар, балалар мәйданчыгы төзү, шулай ук трибуналы спорт зонасы булдыру күздә тотыла, дип сөйләде. Паркта заманча өслекле футбол мәйданчыгы да төзергә җыеналар. Эшләрнең беренчел бәясе - 67 миллион сум. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, биредә заманча чишелешләрне кулланып, эшкә комплекслы карарга кирәк. Ул гыйнвар уртасына кадәр проектны төбәк башлыгының иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова белән берлектә эшләүне йөкләтте.

- Сезнең проектта әлегә оригиналь карарлар җитми, сезнең тәкъдимнәрегез - гадәти реновация. Уйлагыз, киңәшләшегез, кызыклы идеяләр өстәгез, шул чакта сезнең концепцияне карарга әйләнеп кайтырбыз, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас