+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 декабрь 2019, 09:45

Владимир Путинга соравым бар...

Иртәгә, 19 декабрьдә, Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирәчәк. Чарага 1895 журналист аккредитация үткән. Былтыр – 1702, 2017 елда - 1640, 2016 елда 1437 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.

Иртәгә, 19 декабрьдә, Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирәчәк. Чарага 1895 журналист аккредитация үткән. Былтыр – 1702, 2017 елда - 1640, 2016 елда 1437 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.

Владимир Путинның зур матбугат конференциясе - узып баручы елга нәтиҗә ясау ул. Кагыйдә буларак, илнең башкомандующие матбугат вәкилләре белән аралашуын зур булмаган чыгыштан башлый. Ул илдәге икътисади хәл һәм борчыган проблемаларны хәл итү буенча Хөкүмәт тарафыннан башкарылган эш турында сөйли.
Владимир Путинның унбишенче зур матбугат конференциясе “Беренче канал”, “Россия-1”, “Россия-24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирга чыгачак. “Общественное телевидение России” (ОТР), шулай ук ОТР сайтында (http://www.otr-online.ru/online/) матбугат конференциясенең сурдотәрҗемәсен карарга мөмкин.

Башкортстаннан бу чарада “Эксперт Башкортостана” гәзите хәбәрчесе Станислав Шахов, Башкортстанның берләшкән матбугат чаралары шеф-мөхәррире Артём Вәлиев, “Общественная электрогазета” хәбәрчесе Ксения Калина, “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе Азат Гыйззәтуллин, БСТ хәбәрчесе һәм операторы Айнур Кәбиров белән Азат Ишбулатов катнаша.

Владимир Путинның 2018 елдагы ундүртенче матбугат конференциясе 3 сәгать 43 минутка сузылды. Чараны турыдан-туры трансляцияләүне 6,7 миллион кеше карады.
Владимир Путин журналистлар белән очрашуларны 2001 елдан бирле үткәрә. Иң кыска вакытлы конференциясе 1 сәгать 33 минут дәвам иткән, иң озыны Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә китәр алдыннан 2008 елда булган: ул 4 сәгать 40 минутка сузылган, ил башлыгы 100дән артык журналистның соравына җавап биргән.
Читайте нас