“Медиалогия” компаниясе Русия персоналарының быелгы рейтингын әзерләгән. Исемлек Русия киңкүләм мәгълүмат чараларында искә алыну буенча 2019 елның гыйнварыннан декабренә кадәр чорда төзелгән.
Рейтингны Русия Президенты Владимир Путин җитәкләде. Икенче урында - Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведев, өченчедә – Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исемлектә 14нче урынны алды. Узып баручы елда мәгълүмат чаралары Радий Хәбиров турында 116 136 тапкыр язды.
Рейтингта республика җитәкчесе Мария Захарова, Ксения Собчак, Рамзан Кадыйров, Артем Дзюба һәм Алла Пугачева кебек медиа-персоналарны узып китте.
Элегрәк “Медиалогия” компаниясе тарафыннан губернаторлар арасында гына төзелгән рейтингта Радий Хәбиров өченче урын алган иде, дип яза "Башинформ".