+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 декабрь 2019, 09:30

Уфа идарә нәтиҗәлелеге рейтингында алдынгы урында!

Мондый рейтингны кичә Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы бастырды.

Мондый рейтингны кичә Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы бастырды.

Казан - икенче, Уфа - алтынчы, ә Саранск унынчы урыннарда.
Рейтингны төзүчеләр шәһәр округларында актуаль иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыятькә, шәһәр хакимияте органнары эшчәнлегенә бәя бирде.

"Рейтингның лидерлары позицияләрнең тотрыклылыгын күрсәтә. Нәтиҗәдә, беренче унлык составы, узган рейтинг белән чагыштырганда, үзгәрешсез калды. Лидерлар исемлеге шактый төрле күренә. Бер яктан, биредә Төмән, Салехард һәм Ханты-Мансийск калалары кебек, урындагы хакимияткә уңышлы җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирүче, зур ресурс потенциалына ия булган шәһәрләр бар. Бу төркемгә Казан, Уфа, Дондагы Ростов һәм зур булмаган, әмма икътисади яктан уңышлы Калуга кушыла.

Икенче яктан, икътисади үсеш лидерлары дип атап булмый торган шәһәрләр дә бар, әмма хакимият мөмкин булган максимумга ирешеп, ресурслар белән уңышлы, нәтиҗәле җитәкчелек итә. Болар - Грозный, Саранск һәм Курск шәһәрләре", - дип билгеләп үтелә Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы сайтында.
Читайте нас