+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 декабрь 2019, 06:35

Путин белән Меркель арытаба бәйләнешләр турында килеште

Русия Президенты Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель белән телефоннан сөйләште.

Русия Президенты Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель белән телефоннан сөйләште.

Дөнья лидерлары "Северный поток — 2" проектына алга таба да ярдәм итәргә әзер булуларын раслады. Моннан тыш, дәүләт башлыклары 2020 елның 1 гыйнварыннан соң Украина территориясе аша Русия газы транзитын дәвам итү турында сөйләшүләрдә алгарышны билгеләп үттеләр.
Путин һәм Меркель, шулай ук, Ливия һәм Сириядәге хәлләр, шул исәптән Германия белән БМО арадашлыгы турында да фикер алыштылар. Алар кризисны җайга салу буенча көчне арттыру турында килеште.

Дөнья лидерлары, шулай ук, Украинада узган әсирләр алмашуны уңай бәяләде.

Моннан тыш, Владимир Путин һәм Ангела Меркель бер-берсен Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре белән котладылар һәм алга таба элемтәләр урнаштыру турында килештеләр.

Элегрәк Донбасста ике ел эчендә беренче тапкыр әсирләр алмашу узган иде. Киев Луганск белән Донецк халык республикаларына - 120, алары Украина властьларына 80 кешене биргән.
Фото: РИА Новости
Читайте нас