+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 декабрь 2019, 12:15

Радий Хәбиров чиновниклардан гафу үтенде

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров кул астындагылардан үзләренә карата кайчак кискен сүзләр кулланганы өчен гафу үтенде.

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров кул астындагылардан үзләренә карата кайчак кискен сүзләр кулланганы өчен гафу үтенде.

"Мин кайберәүләрдән гафу үтенергә теләр идем, - диде ул киңәшмәне тәмамлап. - Мин үземне бик кызу кеше дип әйтә алмыйм, әмма гаделсезлекне, акрынлыкны күргәч, бераз кызып китә торган гадәтем бар".
Хәбиров кул астындагы кешеләрне битәрләгәннән соң гадәттә ике атна шул сүзләре өчен үзенең борчылып йөрүен белдерде. Әмма чиновниклар, тәнкыйть сүзләреннән соң, яхшырак эшли башлады, дип билгеләп үтте ул.

"Шул сүзләрдән соң тагын да нәтиҗәлерәк эшли башлавыгызны күрәм, шуңа күрә кайчагында тавыш күтәрергә дә туры килә", - дип елмаю белән өстәде төбәк Башлыгы.
Фото: АиФ
Читайте нас