Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров адресына якынлашып килүче Яңа ел белән котлау юллады. Анда болай диелә:
«Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Сезне Яңа ел белән котлыйм.
Бу бәйрәмнәрне без аерым хисләр белән көтәбез, алар бит өй җылысы һәм яхшы гаилә традицияләре белән тулган. Һәм безгә һәрвакыт шатлыклы хәбәрләргә һәм яхшы үзгәрешләргә өмет бирәләр.
Чын күңелдән киләсе 2020 елның Сезнең өчен уңышлы булуын телим, эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар китерсен".
Киләсе Яңа ел белән республика Башлыгын шулай ук Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Русия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котладылар, дип хәбәр иттеләр төбәк Башлыгы матбугат хезмәтендә.