Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургның Спас-Преображение соборында Раштуаны каршы алды.
Путин өчен Спас-Преображение соборында булу традициягә әйләнде: ул биредә узган ел Раштуа гыйбадәтен карады һәм сигез ел элек премьер-министр вазыйфасында булганда да килгән иде. Нәкъ менә шул вакытта ул бу гыйбадәтханәдә КПСС әгъзасы булган әтисеннән яшереп үзен әнисе белән күршесе чукындыруын сөйләгән.
Президент шулай ук чукындыру Архангел Михаил көнендә узуын искә төшергән - бу уңайдан рухани сабыйны Михаил дип атарга тәкъдим иткән. Әмма әнисе балага әтисенең исемен бирергә булган.
Төньяк башкалада Преображение соборы 1828 елда төзелгән. Монда XVIII гасырның 30нчы елларында Преображенский полкының Гренадер ротасы урнашкан. 20нче елларда җитди зыян күрсә дә, ул хәтта Советлар Союзы заманында да гыйбадәт кылу өчен ябылмаган.
2012 елда ук Путин билгеләп үткәнчә, собор гадәти түгел - ул XIX гасырның беренче яртысындагы хәрби кампанияләрнең берсендә Русия армиясенә китерелгән трофей пушкаларыннан һәм корал көпшәләреннән коелган.