Башланган елның язгы сессиясенә Дәүләт җыелышы-Корылтайның якынча программасы расланды. Әлеге вакытта аңа республиканың 48 закон проекты кертелгән.
– Аларның барысы да диярлек беренче укуда каралачак. Безнең узган елдан күчкән биш закон проекты да бар, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Закон чыгару башлангычы хокукына ия субъектлар арасында Башкортстан Башлыгы, парламентның барлык комитетлары, республика прокуроры, Хөкүмәте, Контроль-исәп палатасы, Башкортстан профсоюзлары федерациясе, парламентның аерым депутатлары, республика шәһәрләре һәм районнары Советлары, шул исәптән Межгорьедан бер закон проекты бар.
Закон проектларының төп өлеше республиканың гамәлдәге норматив актларына үзгәрешләр кертү белән бәйле. Шулай ук “Башкортстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында”, “Кыйммәтле металлар һәм ташлар турында”, “Янгын хәвефсезлеге турында”, “Башкортстан Республикасында кече һем урта эшкуарлыкны үстерү турында”, “Башкортстан Республикасында физик культура һәм спорт турында” законнарга, Башкортстанның Административ хокук бозулар, Сайлаулар турында кодексларына, Экология кодексына һәм башка документларга үзгәрешләр кертеләчәк.
Гыйнварда – республика парламенты депутатлары, шулай ук, Контроль-исәп палатасының узган елдагы эшчәнлеге, майда Хөкүмәтнең узган ел өчен Башкортстанның дәүләт милкен хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турында отчетын тыңларга планлаштыра.