+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 гыйнвар 2020, 06:10

Украина самолетына кагылышлы фаразлар төрле

Кайбер илләр, Иран ракетасы шартлаткан, дигән фикердә.

Кайбер илләр, Иран ракетасы шартлаткан, дигән фикердә.

"Newsweek" журналы мәгълүматлары буенча, ракета пассажир бортына очраклы рәвештә җибәрелгән. Бу хакта Америка Оборона министрлыгындагы чыганаклар сөйләгән.
Шул ук вакытта "CBS News" хәбәрчесе Крис Ван Клейв АКШның 8 гыйнварда ике ракета җибәрелүдән һавада ут кабынуны теркәве хакында белдергән. Ә аннан соң шартлаудан инфракызыл кабыныш пәйда булган.

Моңа кадәр Украина хакимиятенең Иранда килеп төшкән "Боинг"ка ракета һөҗүме турындагы фаразны тикшерергә ниятләве билгеле булды. Шулай ук, Киев “беспилотник” яисә башка объект белән бәрелешү, техник сәбәпләр аркасында двигательнең сафтан чыгуы һәм шартлавы, шулай ук теракт нәтиҗәсендә самолет эчендә шартлау ихтималлыкларын карый.

Тагын өч фараз бар, тик аларны әлегә игълан итмәскә булганнар.
Фото: мк.ру
Читайте нас