+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 гыйнвар 2020, 17:40

"Эш сәфәрем белән канәгатьмен"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Балтач районы үсешен уңай бәяләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Балтач районы үсешен уңай бәяләде.

- Медицинадагы хәл бик уңай тәэсир калдырды. Балтач районы - медицина кадрлары белән тотрыклы хәлдә булган беренче район. Биредә яшь 20 табиб эшли. Алар өчен монда барлык шартлар да тудырыла: мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йорты, тораклар да бар.

"Район башлыгы сәгате"ндә без районга тагын бер мәктәп кирәклеге турында фикер алыштык. Мин, шулай ук, Авыл хуҗалыгы министрлыгына районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтергә куштым. Кызганычка каршы, биредә район икътисадын үстерү буенча берничә уңышсыз карар кабул ителде, хәзер башлыкка моны төзәтергә туры килә һәм без аңа, әлбәттә, ярдәм итәчәкбез, — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, стадион төзелеше темасы да күтәрелде. Башкортстанда бу идеяне тормышка ашыру өчен төрле программалар эшли.

- Әгәр башлык федераль, республика һәм муниципаль программаларны намус белән эшли икән, барысы да булачак. Барлык программалар да акча белән ныгытылган, аларны вакытында үзләштерергә, сыйфатлы итеп башкарырга һәм иң мөһиме – кешеләр белән киңәшләшеп эшләргә кирәк, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, сәфәр уңай тәэсирләр калдырды һәм ул моннан яхшы кәеф белән китте.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас