Бүген Президент Владимир Путин Фелераль җыелышка еллык Юллама белән чыгыш ясады. Бу мөһим документ уңаеннан республика Башлыгы Радий Хәбиров түбәндәгеләрне белдерде.
Мөгаен, иң шатлыклы вакыйгаларның берсе – Президентның аз керемле гаиләләргә кагылышлы тәкъдиме булгандыр. Бу беренче бала өчен ана капиталы да һәм икенчесе өчен ана капиталын арттыру да. Без беркайчан да хыяллана алмаган искиткеч яңалык – дүрттән җиде яшькә кадәр балаларга пособие булачак. Бу балалары булган гаиләләргә шактый ярдәм итәчәк. Чөнки балалар - шатлык та, шулай ук гаилә өчен билгеле бер чыгымнар да. Безнең республикада алып барылган эш юнәлешендәге кебек, мәктәпләрдә балалар туклануы, туклану темасы яңгырады. Ачыктан-ачык әйтәм, без республикада беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр барлык балаларны кайнар аш белән тәэмин итүгә күчү турында күптән сөйлибез. Әлегә акчаны исәпләдек. Хәзер Президент шундый карар кабул итте. Һәм бу, чыннан да, бик кирәкле нәрсә. Бу - беренче блок.
Икенче блок та бик мөһим. Президент илебез үсешендә төбәкләрнең һәм губернаторларның ролен ныгытуга ачык сигнал бирде. Бу Конституцияне үзгәртү кысаларында да. Бу - Дәүләт Советы кысаларында федераль структуралар белән хезмәттәшлектә губернаторлар ролен ныгыту. Бу - безгә бюджет заказын, вузларның максатчан заказын формалаштыру юнәлешендә хокуклар бирү. Бу - безнең төбәк вузларын үстерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү. Бу безнең өчен шулай ук бик мөһим тема.
Ә гомумән алганда, беләсезме, шундый искиткеч кәеф белән хәзер өйгә кайтабыз. Юллама буенча фикер алышачакбыз, Президентның тиешле күрсәтмәләрен көтәчәкбез. Кабатлап әйтәм: мине тетрәндергән төп акцент – балалы гаиләләрнең шактый җитди финанс ярдәм алуы. Бу - иң мөһиме, без республикада бу юнәлештә эшлибез, әмма федераль бюджеттан башка, федераль ярдәмнән башка без моны хәл итә алмадык.