Яңа Хөкүмәт составын Президент тәкъдиме буенча Дәүләт думасы раслаячак.
Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасын җиткергәннән соң, Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Хөкүмәт башлыгы эшчәнлеген Путин уңай бәяләде һәм аңа рәхмәт белдерде.
Шуннан соң ил башлыгының министрлар кабинеты әгъзалары белән очрашуында Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең отставкага китүе турында белдерде. Дмитрий Медведевка Хәвефсезлек советы секретаре урынбасары вазыйфасы тәкъдим ителәчәк.
Владимир Путин яңа министрлар кабинеты формалашканчы, Хөкүмәткә тулы составта вазыйфаларын башкаруны сораган, шулай ук якын арада Хөкүмәтнең һәр әгъзасы белән шәхсән очрашачагын әйткән.