Бүген, 15 гыйнварда, Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә. Президент Юлламасы — программа документы, анда дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели, илдәге эшләр торышына һәм киләчәккә төп бурычларны күзаллауга традицион бәя бирә.
2019 елның 20 февралендә дәүләт башлыгының парламентка мөрәҗәгате өчен “Кунак сарае” сайланган иде. Быел Президент Владимир Путин “Манеж” үзәк күргәзмә залында чыгыш ясый.
Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары башлыклары, эре киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре: барлыгы 1300гә якын кеше катнаша.
Чараны төрле киңкүләм мәгълүмат чараларының 885 вәкиле яктырта. Юлламаның турыдан-туры трансляциясен “Россия-1”, “Россия-24” һәм Беренче канал алып бара.
- Безгә тизрәк, ил алдында торган торган масштаблы социаль, икътисади, технологик бурычларны кичектермичә хәл итәргә кирәк. Аларның эчтәлеге һәм ориентирлары гомумдәүләт проектларда чагылыш тапкан, аларны гамәлгә ашыру дәүләт идарәсенең, Хөкүмәт эшенең, властьнең барлык дәрәҗәләренең, гражданнар белән турыдан-туры диалогның яңа сыйфатын таләп итә, - диде Президент кереш сүзендә.
Владимир Путин Юлламаны демографиядән башлады. Русиядә күпме бала тууына күп нәрсә бәйле, дип ассызыклады Президент.
- Гаиләләр туксанынчы елларның аз санлы буынын тудыра. Демографик чорның киеренке булды. 2019 елда туучылар санының гомуми коэффициенты 1,5 тәшкил итте. Бу Русия өчен аз. 1943нче елда ул 1,4 тәшкил иткән. Демографик тозактан чыгарга һәм ил халкы санын арттырырга кирәк.Күп балалы гаилә нинди кыенлыклар белән очрашуын ачыкларга кирәк, - дип белдерде Президент. Владимир Путин балаларны яслегә кабул итү мәсьәләсенең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул гаиләгә ярдәм итүнең барлык юнәлешләре буенча эшләргә өндәде.