+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 гыйнвар 2020, 18:45

Радий Хәбиров “Бердәм Русия” Генераль советы президиумы утырышында катнашты

Бүген видеоконференция режимында «Бердәм Русия» партиясе Генераль советы президиумының Президент Владимир Путинның Юлламасын гамәлгә ашыруга багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Анда республика Башлыгы, “Бердәм Русия” Генераль советы әгъзасы, партиянең Башкортстан төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров катнашты.

-- “Бердәм Русия” - Президент партиясе. Һәм безнең өчен аның Юлламасы эшкә турыдан-туры җитәкчелек итә, - диде Генсовет секретаре Андрей Турчак. - Президент тәкъдим иткән үзгәрешләрне һәр кеше тоярга тиеш - аның кайда яшәве мөһим түгел, мегаполистамы, яки авылдамы. Президент кешеләрнең фикерен исәпкә алу, аларны дәүләт карарларын кабул итүгә актив җәлеп итү һәм алга таба аларны үтәү зарурлыгын аерым билгеләде.
Һәр төбәктә яңа балалар бакчаларын файдалануга тапшыруны тоткарлау сәбәпләре оператив рәвештә ачыкланачак. Шулай ук төбәкләрдә партия вәкилләре ата-аналар җәмәгатьчелеге, урындагы власть һәм экспертлар белән очрашулар уздырачак, аларда 1нче сыйныфтан 4нче сыйныфка кадәр укучыларны бушлай гына түгел, сыйфатлы туклану белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Юлламаны гамәлгә ашыру һәм аның үтәлешен тикшереп тору буенча конкрет тәкъдимнәр әзерләү өчен партиянең барлык бүлекләренә оператив йөкләмәләр исемлеге формалаштырылачак, дип яза "Башинформ".
Читайте нас