Республика шундук Русия Президенты Владимир Путинның Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга керешергә тиеш. Бу хакта бүген Хөкүмәт әгъзалары һәм муниципалитет башлыклары катнашлыгында узган киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгының кичәге Юлламасында безнең бөеклегебез гражданнарыбызның лаеклы тормыш дәрәҗәсе белән билгеләнә, дип очраклы әйтелмәгән.
Аерым блок демография проблемаларын хәл итүгә багышланды. Радий Хәбиров үзенең сентябрь указында 2024 елга республика халкын 4 миллион 100 меңгә җиткерү бурычын куйды, һәм хәзер бу бурычны хәл итү өчен республика, илнең барлык төбәкләре кебек үк, федераль үзәк тарафыннан шактый финанс ярдәме алачак, дип искәртте.
Яңа балалар бакчаларын төзү һәм сафка бастыру бурычы җитди игътибар таләп итә. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен гаиләләр ала башлаган яңа пособиеләр турында сөйләгәндә, төбәк Башлыгы инде хәзер үк әлеге түләүләрне алу механизмнарын эшләргә йөкләмә бирде. Аның сүзләренчә, хакимиятләрнең бурычы - гражданнар әлеге түләүләрне максималь тиз һәм күпфункцияле үзәкләр аша ала алсын, кешеләр анда кирәкле белешмәләр артыннан йөгермәсен өчен моңа әзер булырга тиеш.
“2021 елда бик мөһим норма - социаль контракт темасын кертү. Без бу юнәлештә актив эшлибез. Безнең бурыч - гаиләләр үзләре акча эшли алсын өчен ярдәм итү. Бу аларның җаваплылыгын арттырачак. Ана капиталы программасын озайту, аны 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балага түләү һәм аның суммасын икенче балага 150 мең сумга арттыру - бу бик мөһим нормалар”, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Президент 2021 елда барлык мәктәпләрне югары тизлекле Интернетка тоташтыру бурычын куйды. Шулай ук музыка мәктәпләрен, сәнгать мәктәпләрен тәртипкә китерергә кирәк. Бу максатларга якынча 22 миллиард сум бүленә. Радий Хәбиров федераль акча алу өчен барлык кирәкле гаризаларны үз вакытында әзерләргә кушты.
Укытучыларның квалификациясен даими күтәрү мәсьәләләрен хәл итү өчен төбәк Башлыгы профильле вице-премьер Фәнүр Ягафәров һәм Мәгариф министрлыгына Башкортстан мәгарифне үстерү институтын реформалау буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөкләтте.
1 сентябрьдән үк укытучылар сыйныф җитәкчелеге өчен яңа өстәмә түләүләр алачак. Республикада бу сумма төбәк өстәмә түләүләре белән бергә 7 700 сум тәшкил итәчәк.
Радий Хәбиров игътибарны Президент куйган бурычларны хәл итү буенча төбәк вузларында бюджет урыннарын арттыру буенча җитди эшләргә кирәклегенә дә юнәлтте. Әлегә республика бу мәсьәләдә күрше төбәкләрдән артта кала һәм безгә үсәр урын бар.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Владимир Путин үз Юлламасында ил һәм аның халкы иминлегенә юнәлтелгән милли элита формалаштыруга аерым игътибар бирде. Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер республика халкына Юллама нормаларын җиткерү аеруча мөһим. Монда шәһәр һәм район, республика киңкүләм мәгълүмат чаралары башлыклары актив эшләргә тиеш.
Радий Хәбиров Башкортстан Дәүләт-җыелышы Корылтай Рәисе Константин Толкачевны депутатлар корпусын дәүләт башлыгы әйткән тәкъдимнәрне аңлатуга җәлеп итәргә кушты.