Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советы рәисе урынбасарының яңа вазыйфасын кертергә һәм бу постка Дмитрий Медведевны билгеләргә ниятләве турында белдерде. Бу хакта дәүләт башлыгы Министрлар кабинеты белән очрашуда хәбәр итте.
Владимир Путин искә төшергәнчә, Дмитрий Медведев үз вакытында Русия Президенты булды, 8 ел дәвамында Хөкүмәтне җитәкләде.
“Мөгаен, бу яңа тарихта әлеге вазыйфаны биләүнең иң озак вакыты булгандыр”, - диде ул.
Владимир Путин ассызыклаганча, әгәр Дмитрий Медведевны билгеләү өчен гамәлдәге законнарга, норматив актларга үзгәрешләр кертергә кирәк булса, бу якын арада эшләнәчәк.
#ВладимирПутин