Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә актуаль проблемаларны хәл итү һәм төбәк операторлары белән үзара хезмәттәшлек буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров җитәкчелегендә һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев катнашлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Фикер алышуда башкарма хакимият органнары вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары булган компанияләр җитәкчеләре катнашты.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча без планлы эшне дәвам итәбез. Безнең бурыч - кулдан килгәннең барысын да эшләү һәм халыкның күрсәтелүче хезмәтләрдән канәгать булуын тәэмин итү. Башкортстан каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасының сыйфаты буенча лидер булырга тиеш, - диде Андрей Назаров.
Катнашучылар, шулай ук, юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү мәсьәләсе буенча да фикер алышты.