Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында “Транспорт сәгате” төрендә чираттагы киңәшмә үткәрде. Анда катнашучылар төбәкнең интеллектуаль транспорт системасы проекты турында фикер алышты. Аны Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов тәкъдим итте.
Системага хәл-вакыйгалар үзәге, махсуслаштырылган программа тәэминаты һәм реаль вакытта мониторинг алып бару һәм хәрәкәтне көйләү мөмкинлеге бирүче автоматлаштырылган эш урыннары керәчәк. Интеллектуаль светофор объектлары, “акыллы” юл билгеләре, автоматик йөк контроле пунктлары һәм машина кую кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен күзәтү камералары контроль һәм идарә итү инструменты булып торачак. Болар барысы да юлларның йөкләнешен киметү, аларның хәвефсезлеген тәэмин итү, җәмәгать транспортының хәрәкәт итү графигын оптимальләштерү һәм хәтта юл катламының хезмәт итү вакытын арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
Системаны гамәлгә кертү өчен сынау төбәге итеп Уфа агломерациясе сайланды. Проектның гомум бәясе – 1,5 миллиард сум. Биш ел дәвамында республикага федераль бюджеттан ел саен 220 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, проект – бик мөһим һәм мондый системаларны кертергә кирәк. Әмма кайбер мәсьәләләр өстәмә фикер алышуны таләп итә. Беренче чиратта, Хәрәкәтне оештыру үзәге өчен бина сайлау турында сүз бара. Төбәк җитәкчесе әлеге мәсьәләне җентекле өйрәнергә кушты.