+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 гыйнвар 2020, 15:55

Юрий Чайка отставкага китә

Аны тикшерүче Игорь Краснов алыштыра.

Аны тикшерүче Игорь Краснов алыштыра.

Русия Президенты Владимир Путин, “икенче эшкә күчүе сәбәпле”, Юрий Чайканы Генеральный прокурор вазыйфасыннан бушатты, дип хәбәр итә "РИА-Новости".

Аның урынына Президент әлегә кадәр Русия Тикшерү комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Игорь Красновны тәкъдим итә.

Конституция буенча Русия Генеральный прокурорын Президент тәкъдиме белән Русия Федерация Советы раслый һәм азат итә. Красновны Русия парламентының югары палатасында раслау процедурасы 22 гыйнварга билгеләнгән.

Юрий Чайка Генеральный прокурор кәнәфиендә 2006 елдан башлап утырды.



Фото: Интернет челтәреннән
Читайте нас