+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 гыйнвар 2020, 13:30

"Хатын-кызлар сәясәттән читтә калмаска тиеш!"

Республиканың башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина республика тарихында хатын-кызларның җитәкче вазыйфаларын башкару очраклары элек тә булганын билгеләде.

Республиканың башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина республика тарихында хатын-кызларның җитәкче вазыйфаларын башкару очраклары элек тә булганын билгеләде.
Бүген Кыйгы район советы депутатлары бертавыштан Зөһрә Гордиенконы район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп сайлады. Бу җәһәттән республиканың башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина үз фикерен белдерде.
- Җәмгыятьтә бик күп стреотипларның үзгәрүе куанычлы. Бүген кешенең кайсы җенестән булуына түгел, аның сыйфатларына өстенлек бирелә. Көчле характер, нәтиҗә өчен җаваплылык, активлык, рухландыра белү - бу лидерларга хас сыйфатлар. Бу сыйфатлар ир-егетләргә дә, хатын-кызларга да хас. Шуңа күрә дә хатын-кызлар сәясәттән читтә калмаска тиеш, - диде ул.
Читайте нас