+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 гыйнвар 2020, 17:30

Радий Хәбиров Игорь Артемьев белән очрашты

24 гыйнварда Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты.Яклар монополиягә каршы өлкәне җайга салудагы актуаль мәсьәләләр, көндәшлекне үстерүнең илкүләм планы бурычларын гамәлгә ашыру, алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

24 гыйнварда Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты.
Яклар монополиягә каршы өлкәне җайга салудагы актуаль мәсьәләләр, көндәшлекне үстерүнең илкүләм планы бурычларын гамәлгә ашыру, алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Игорь Артемьев билгеләп үткәнчә, төбәк яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Аерым алганда, 2019 ел нәтиҗәләре буенча республика власте органнары тарафыннан монополиягә каршы кануннарны бозу саны 82 процентка кимегән.
Сатып алуларда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өлеше 32 проценттан арткан. 2020 ел башына булган мәгълүматлар буенча, унитар предприятиеләр саны 19,09 процентка кимегән - 419дан 339га кадәр.
Узган елның ноябрендә Радий Хәбиров Башкортстанда көндәшлек үсешенә ярдәм итү чаралары турында боерыкка кул куйды. Документ 33 товар базары кергән тиешле юл картасын актуальләштерде.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика буенча Монополиягә каршы идарә белән конструктив мөнәсәбәтләр төзелгән. Ул ведомствога төбәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Шуның белән бергә, мәсәлән, тариф җайга салуы өлкәсендә кайбер сораулар бар, алар ведомство дәрәҗәсендә хәл итүне таләп итә.
Игорь Артемьев әлеге темалар буенча фикер алышу өчен республика власть органнары вәкилләре катнашлыгында эшлекле очрашулар уздырырга тәкъдим итте.
Читайте нас