+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 гыйнвар 2020, 07:20

Владимир Путин Мәхмүд Аббас белән очрашты

Вифлеемда Русия Президенты Владимир Путинның Фәләстин Президенты Мәхмүд Аббас белән сөйләшүләре булды.

Вифлеемда Русия Президенты Владимир Путинның Фәләстин Президенты Мәхмүд Аббас белән сөйләшүләре булды.

-- Без даими очрашабыз һәм контактта торабыз. Русия-Фәләстин мөнәсәбәтләренең күптәнге, тирән тамырлары бар. Без төрле өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне хуплыйбыз һәм хезмәттәшлекне үстерергә әзер. Бу икътисадка, гуманитар элемтәләргә кагыла. Бу, әлбәттә, Гарәп-Израиль мөнәсәбәтләрен җайга салу белән бәйле мәсьәләләргә кагыла. Бу уңайдан Сезнең борчылуларыгызны аңлыйбыз, -- диде Владимир Путин. -- Бу мәсьәләләр буенча Сезнең белән консультацияләр үткәрү мөмкинлегенә бик шатмын, шул исәптән, әлбәттә, киңрәк контекстны да кертеп, тулаем алганда төбәктәге хәлне күздә тотам.
Һәм, әлбәттә, Сезне Мәскәүдә агымдагы елның маенда нацизмны Җиңү көне уңаеннан көтәбез.

#ВладимирПутин
Читайте нас