+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 гыйнвар 2020, 18:45

Урманнарда янгын булмасын!

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә урманнарны янгыннардан саклау буенча авиация эшләрен үткәрү тәртибен камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәр әзерләргә һәм тапшырырга кушты.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә урманнарны янгыннардан саклау буенча авиация эшләрен үткәрү тәртибен камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәр әзерләргә һәм тапшырырга кушты.

Тиешле йөкләмә Кремль сайтында урнаштырылган.

"Әлеге йөкләмәләрне исәпкә алып, урманнарны янгыннан саклау буенча авиация эшләрен уздыру тәртибен камилләштерүгә, шул исәптән янгын хәвефсезлеге өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан бу эшләрне координацияләүгә кагылышлы тәкъдимнәр әзерләргә кирәк", - диелә йөкләмәдә.

Йөкләмәне үтәү вакыты - агымдагы елның 1 июле.

Шулай ук, Владимир Путин Русия Хисап палатасына Генпрокуратура белән берлектә 2015 елның 1 гыйнварыннан агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр урман торышы өлкәсенә ил бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларны тотынуың нәтиҗәлелеген тикшерүне йөкләде.
Фото: "Риа новости" сайтыннан
Читайте нас: