+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 гыйнвар 2020, 11:30

Башкортстанда чиновниклар саны 25 процентка кыскартылачак

Башкортстан Хөкүмәте гражданлык һәм дәүләт хезмәткәрләрен 2024 елга 25 процентка кыскартырга планлаштыра, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Башкортстан Хөкүмәте гражданлык һәм дәүләт хезмәткәрләрен 2024 елга 25 процентка кыскартырга планлаштыра, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең республика үсеше программаларының максатлы юнәлешләрен аныклауга багышланган утырышында әйтелде. “Бишьеллык”ның һәр елында хезмәткәрләр штаты, план буенча, 5 процентка кимергә тиеш.

-- Дәүләт органнарының, Хөкүмәтнең нәтиҗәлелеге кешеләр санына бәйле түгел. Без бу процесска керештек, беренче йөз кеше кыскартылды. Нәтиҗәдә, 2024 елга Хөкүмәт структурасы тулаем алганда мобильрәк һәм нәтиҗәлерәк булачак, - дип хәбәр итте беренче вице-премьер Андрей Назаров.

Шулай ук бу чара “бюрократик чуалчыклыкны киметү буенча активлыкны үстерергә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән Хөкүмәттә документлар әйләнешен киметү өлешендә дә”, - дип билгеләде шулай ук беренче вице-премьер Илшат Таҗетдинов.
Читайте нас