+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 февраль 2020, 13:20

Уфада Русия Конституциясенә Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләр турында фикер алыштылар

Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында Русия Конституциясенә Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында Русия Конституциясенә Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

Башкортстан Дәүләт җыелышы–Корылтай йортында Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәреш турында «Ирекле власть оештыруның аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында"гы Федераль закон проекты турында фикер алышу буенча киңәшмә булды.

Дәүләт думасына Русия Президенты Владимир Путин керткән закон проекты беренче укылышта агымдагы елның 23 гыйнварында кабул ителде. Документка төзәтмәләр кабул итү 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Киңәшмәдә Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомәрова төп доклад белән чыгыш ясады. Ул Президент тәкъдим иткән үзгәрешләрнең асылы һәм алар буенча бөтенхалык тавыш бирүне уздыру концепциясе турында сөйләде.

Лилия Гомәрова, шулай ук, закон проектында бәян ителгән үзгәрешләр варианты белән беррәттән, бөтен ил буенча әле мөмкин булган төзәтмәләр турында фикер алышу баруын билгеләп үтте.

Закон проекты буенча фикер алышу барышында яңгыраган тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемгә тапшырылачак, аның составына Лилия Гомәрова да керә.
Фото: Ример Насретдинов
Читайте нас