+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 февраль 2020, 09:00

Таҗикстан вәкилләре ниләр вәгъдәли?

Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов Таҗикстан Республика­сының Хатлон өлкәсе рәисе урынбасары Рәҗәбали Рәҗәбов белән очрашты.

Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов Таҗикстан Республика­сының Хатлон өлкәсе рәисе урынбасары Рәҗәбали Рәҗәбов белән очрашты. Анда, шулай ук Таҗикстан­ның Уфадагы Генеральный консулы Сәид Эмом Дәү­ләт һәм Русия Чит ил эшләре министрлыгының Уфадагы вәкиле Венер Галиәкбәров катнашты.

– Башкортстан белән Таҗикстан арасында эшлекле һәм дустанә элемтәләр урнаштырылган. Даими очрашулар үткәрелеп тора, – диде Руслан Мирсәяпов. – Узган елның 11 аенда үзара товар әйләнеше 34 миллион доллар тәшкил иткән, әмма әлегә бу безнең экспорт кына.
Ул, шулай ук, Башкортстан агросәнәгать комплексы, нефть химиясе, агач эшкәртү сәнәгате һәм башка товарларны экспортлауны арттырырга мөмкин, дип билгеләде.
Рәҗәбали Рәҗәбов, үз чиратында, төбәкләр арасында үзара товар әйләнешен арттыру өчен мөмкинлекләр булуын билгеләде.
Очрашу ахырында Руслан Мирсәяпов кунакларны Агросәнәгать форумы һәм “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе, ШОС һәм БРИКС илләренең кече бизнес форумы һәм “Экспортларга вакыт” халыкара форумы кебек чаралар эшендә катнашырга чакырды.
Читайте нас