Президент Владимир Путин Сочида Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.
Яклар Русия-Белоруссия хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Русия һәм Белоруссия президентларының моннан алдагы очрашуы 20 декабрьдә Санкт-Петербургта узды, анда Александр Лукашенко Югары Евразия икътисади советы утырышында катнашу өчен килгән иде.
2019 елның 30-31 декабрендә дәүләт башлыклары шулай ук берничә телефон сөйләшүләре уздырды, алар барышында, аерым алганда, Беларусь Республикасына Русиядән газ һәм нефть поставкалау белән бәйле мәсьәләләр каралды.
Кичен Владимир Путин һәм Александр Лукашенко Кызыл Аланда урнашкан «Галактика» күңел ачу үзәгендә иптәшләрчә хоккей матчында катнаштылар.
Дәүләт башлыклары бер командада уйнады. В. Путин – "11" саны астында дәүләт командасы формасында, А. Лукашенко Белоруссия флагы төсләрендәге орнамент төшкән "01" санлы хоккей свитерында чыгыш ясадылар.