+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 февраль 2020, 08:20

Владимир Путин Советның яңа составын раслады

Ил җитәкчесе Владимир Путин Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары советының яңа составын раслау турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

Яңартылган составка, аерым алганда, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин, Президент ярдәмчесе Максим Орешкин, вице-премьер Виктория Абрамченко, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе, вице-премьер Дмитрий Григоренко, Русия Туры инвестицияләр фонды генеральный директоры Кирилл Дмитриев, вице-премьер Алексей Оверчук, Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, вице-премьер Марат Хөснуллин, Төньяк Кавказ федераль округында Президентның тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Чайка, вице-премьер Дмитрий Чернышенко керделәр.

Президент, шулай ук, Совет Президиумының да составын яңартты.
Читайте нас