+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 февраль 2020, 08:30

Төзелеш документлары хәзер электрон төрдә генә

Башкортстан Хөкүмәтенең төзелешкә рөхсәт бирүдә, объектларны файдалануга тапшыруда һәм җир участогы төзелеше планын алганда яңа кагыйдәләрне билгеләүче карары үз көченә керде. Хәзер бу документларны бары электрон төрдә генә алырга мөмкин. Бу хезмәт юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар өчен дә актуаль.

“Төзелешкә рөхсәт алу һәм территориаль планлаштыру” моделе күрсәткечләре инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы утырышында каралган иде. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин кушуы буенча әлеге эшнең вакытын киметү буенча эш җәелдерелде.
Документ Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы тарафыннан Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты белән берлектә эшләнгән.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас