Татарстанда Башкортстан көннәре 14-15 майда узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан вәкилләре делегациясен республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк.
Яклар уртак проектлар, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак һәм Татарстанның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашачак, дип хәбәр итә чыганак.
- Татарстан белән берлектә оештырылган бизнес-форумда берничә документны имзалау планлаштырыла. Без Иннополис һәм Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы, Иннополис һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты белән хезмәттәшлекне ныгытачакбыз, - дип сөйләде Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин.