Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Италия Премьеры Джузеппе Конте белән Ливиядәге хәл турында сөйләште, уртак эшне дәвам итү белән кызыксынуын белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
"Италия ягы теләге буенча Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Италия Республикасы Министрлар советы рәисе Джузеппе Конте белән телефон аша сөйләшүе булды.
Ливиядә хәлне көйләүгә ирешүгә юнәлтелгән уртак эшне дәвам итү белән кызыксыну белдерелде. Русия-Италия хезмәттәшлегенең кайбер мәсьәләләре кузгатылды. Төрле дәрәҗәләрдә элемтәләрне дәвам итү турында килешенде", - диелә хәбәрдә.
Путин һәм Конте Ливиядәге вәзгыять, шул исәптән 19 гыйнварда Берлинда халыкара конференция нәтиҗәләрен тормышка ашыру контекстында да, фикер алыштылар, дип хәбәр ителә.