Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның оныгы Айсолтан Назарбаев Бөекбританиядә сәяси сыену урыны сораган.
Бу хакта ул Facebook сәхифәсендә хәбәр итә.
Казахстанның элекке лидерының оныгы үз карарын гаиләсе ягыннан басым ясау белән аңлата. Ул үзенең «Русия һәм Казахстан хөкүмәтләре арасында зур күләмле коррупция турында» мәгълүматка ия булуын әйтә. Шул ук вакытта кече Назарбаев, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен якын арада бастырылачак Times басмасына биргән интервьюсында сөйләдем, дип билгеләп үтә.
2019 елның июлендә Лондонда Айсолтан констебльне тешләгән, соңгысы аңа үз-үзен үтерергә комачауларга омтылган. Казахстанның беренче Президентының 30 яшьлек оныгы 140 сәгать җәмәгать эшләренә хөкем ителде. Шулай ук, аны берничә мең фунт стерлинг штраф түләргә һәм наркотикларга бәйлелектән дәваланырга мәҗбүр иттеләр.