+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 февраль 2020, 10:35

"Чит илләргә сәфәрләрне тыячакбыз!"

Башкортстан Хөкүмәтендә узган чираттагы киңәшмәдә Радий Хәбиров хезмәттәшләренең чит ил сәфәрләре мәсьәләсен күтәрде.

Башкортстан Хөкүмәтендә узган чираттагы киңәшмәдә Радий Хәбиров хезмәттәшләренең чит ил сәфәрләре мәсьәләсен күтәрде.

Ул ассызыклаганча, аларның күбесенең мәгънәсе юк. Әгәр мондый хәл алга таба да дәвам итсә, төбәк Башлыгы бу командировкаларны бөтенләй тыю белән янады.
"Буш" сәфәрләрне туктатырга! Радий Хәбиров нәкъ менә шул хакта сөйләде. Элегрәк хезмәттәшләре белән очрашуларның берсендә ул мондый проблема турында искә алган иде инде. Әмма кайбер түрәләр аның үтенечен ишетмәгән.

Радий Хәбиров, шулай ук, аны да даими рәвештә төрле форумнарга чакыруларын искә төшерде. Ләкин Башкортстан Башлыгы республикага чыннан да файдалы булган очрашуларны гына сайлый. Башка очракларда ул тәкъдимнәрдән баш тарта.

- "Бушка йөрү" кирәкми. Әгәр мин мине чакырган саен йөрим икән, сез мине берничә ел күрмәячәксез. Тышкы икътисади элемтәләр комитеты ни өчен төзелеш буенча форумга бара? Дәүләт комитеты бары тик тәрҗемәчеләр, визалар, консультацияләр генә алып бара. һәр тармак үзенең эше буенча сәфәр кылырга тиеш. Бу хәлне тагын бер кабат анализлагыз. Гомумән, бу сәфәрләрне тыячакбыз, - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashnews
Читайте нас