18 февральдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Муниципалитетлар - үсеш территорияләре" республика форумы эшли башлады. Оештыручылар - Башкортстан Башлыгы Хакимияте, "Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе.
Чараның максаты - проект эшчәнлегенең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү нигезендә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында территорияләрне комплекслы үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү. Форумның төп аудиториясе - авыл биләмәләре башлыклары. Чарада 250 кеше катнашты.
Иң яхшы тәҗрибә белән уртаклашырга, актуаль бурычларны хәл итү моделен аңлатырга һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирергә дәүләт власте, урындагы үзидарә органнары, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләреннән федераль һәм төбәк экспертлары чакырылган иде.
Форумны Башкортстан Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Юрий Коземаслов ачты, уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.
Чара башында форумның төп максатларын һәм бурычларын "Башкортстан Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе башкарма директоры Борис Нурисламов билгеләде.