Русия Президенты Владимир Путин Русия Федерациясенең Төп законына төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашты. Эшче төркем составына 81 кеше керә. Алар – закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, фән, сәнгать органнары вәкилләре, шулай ук күренекле җәмәгать эшлеклеләре.