Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургның Шостакович исемендәге академия филармониясенең Зур залында Анатолий Собчак истәлегенә багышланган концертта булды.
Ил башлыгы Анатолий Александровичны үзенең укытучысы, дусты һәм остазы дип искә алды.
– Ул безнең яңа тарихның үзгәрешләр чорында зур абруйлы сәясәтче булып яшәде һәм үсеште. Собчак шул вакытның рухына туры килде. Илгә ул чакта нәкъ шундый кеше кирәк иде, – диде Владимир Путин.
Путин Собчакның, эрудицияле кеше булуыннан тыш, яхшы әзерлекле, тәрбияле һәм намуслы, шул ук вакытта туры сүзле булуын, ялагай булмавын билгеләде, шәһәр өчен күпне эшләвен ассызыклады.
Петербургка үз атамасын да, кыйммәтен дә кайтаруын, яңа тормыш бирүен искә алды.