+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 февраль 2020, 08:57

“Бу – бик мөһим. Мин сезнең белән тулысынча килешәм”

Владимир Путин ил гражданнарының мәгълүматларын яклау турындагы төзәтмәләрне Конституциягә кертү идеясен хуплады.

Русия Президенты Владимир Путин ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуда идеянең мөһимлеген ассызыклады.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Русия Федерациясенең төп законына ил гражданнарының мәгълүматларын яклау турындагы төзәтмәләрне кертү турындагы тәкъдим белән InfoWatch компанияләр төркеме президенты Наталья Касперская чыкты.

– Мин 90нчы елларда, Конституция язылган вакытта булмаган теманы дәвам итәргә телим – бу мәгълүмати киңлек. Чөнки мәгълүматлар әйләнеше һәм гражданнарның мәгълүматларын яклау – бу, миңа калса, дәүләт эше һәм ул дәүләт карамагында булырга тиеш, – диде Наталья Касперская.

– Бу – бик мөһим. Мин бу мәсьәләдә сезнең белән тулысынча килешәм, – дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Тәкъдим ителә торган төзәтмәләрне кертү турындагы карарны ил халкы гомумрусия тавыш бирүендә кабул итәчәк. Президент бу көнне ял көне итәргә кушты.
Фото: mgazeta.com сайтыннан
Читайте нас