+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 февраль 2020, 06:40

Горбачев, Ельцин һәм башкалар

Яки СССРны җимерелүдән саклап калып булыр идеме?Бөек илебез тарихында иң аянычлылардан саналган бу хәлләргә өч дистә ел тулып килә. Ул вакыттагы югары җитәкчеләрнең кайберләре бүген дә исән-сау һәм аек фикер йөртә. Әле алар нәрсә белән шөгыльләнә, бер-берсе белән очрашалармы, илнең җимерелүендә үзләрен гаепле саныйлармы? “Комсомольская правда” журналисты Игорь Емельянов шундый сораулар белән Русия Коммунистлар партиясенең иң тәүге җитәкчесе Иван Полозковка һәм КПССның Мәскәү шәһәр комитетының иң соңгы беренче секретаре Юрий Прокофьевка мөрәҗәгать иткән. Шул интервьюны бераз кыскартып, гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.

Яки СССРны җимерелүдән саклап калып булыр идеме?

Бөек илебез тарихында иң аянычлылардан саналган бу хәлләргә өч дистә ел тулып килә. Ул вакыттагы югары җитәкчеләрнең кайберләре бүген дә исән-сау һәм аек фикер йөртә. Әле алар нәрсә белән шөгыльләнә, бер-берсе белән очрашалармы, илнең җимерелүендә үзләрен гаепле саныйлармы? “Комсомольская правда” журналисты Игорь Емельянов шундый сораулар белән Русия Коммунистлар партиясенең иң тәүге җитәкчесе Иван Полозковка һәм КПССның Мәскәү шәһәр комитетының иң соңгы беренче секретаре Юрий Прокофьевка мөрәҗәгать иткән. Шул интервьюны бераз кыскартып, гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.

Иван Полозков сөйли

— Теге вакытта нәрсәне дөрес эшләмәгәнегез өчен үкенәсез?
— Горбачевны партиядән чыгармаганым өчен үземне тиргим. 1991 елгы апрель пленумында күпләр: “Үзәк Комитет составыннан куып чыгарырга кирәк”, — диделәр. Ул президиумнан торды да чыгып китте. Мин күпчелек белән ризалашмадым, юк, без аны кумаячакбыз, ул бит коммунист, бездә иптәшләрчә тәнкыйть тыелмый, дидем.

— Сез бит РСФСР Югары Советы Рәисен сайлауда Ельцинны җиңеп бара идегез. Ни өчен кандидатурагызны алдыгыз?
— Ике турда Ельцин белән тигез бардык. Соңрак СИЗОда хисап комиссиясе рәисе белән утырдык. Ул Борис Николаевич файдасына фальсификацияләр булуы турында сөйләде. Якшәмбе көнне өчен­че тур алдыннан КПСС ҮК секретаре Александр Яковлев чакырды да: “Иван, сиңа кандидатураңны алырга кирәк”, — диде. Мин ризалашмадым. Политбюроны җый­дылар. Рейкьявикка очып китеп баручы Горбачевка шалтыраттым. “Политбюро шулай хәл иткән икән, димәк, шулай кирәк”, — диде ул. Ә мин, Ельцинны җиңеп, Югары Советка, димәк, Русиягә җитәкче­лек итәргә тиеш идем. Бернинди дә Беловежьега бармаган идем, әлбәттә.

— Тагын нәрсәне башкача эшләр идегез?
— Минем өченче хата — 1993 елның октябрендә халыкны урамга чыгармадык. Бәлки, монысы хәерлегә булгандыр. Югыйсә кан коелыр иде. Әмма Дзержинский дивизиясе җитәкчелеге безнең яклы иде. Тамань дивизиясеннән башкалага тәртип мәсьәләсендә проблемасы булганнар килде. Таманьның бер генә нормаль офицеры да БМПга яки танкка утырмады. Әгәр дә Руцкой ике­ләнмәсә, дивизия командиры да безне якларга әзер иде.

— Политбюро буенча элекке хезмәттәшләрегездән кемнәр белән аралашасыз?
— 1990 елда Белоруссия Компартиясе җитәкчесе булган Анатолий Малофеев белән Минскидагы һәм Мәскәүдәге уртак танышлар аша бер-беребезгә сәлам җибәрәбез. Күптән күрешкәнебез юк — аның исәнлеге шәптән түгел. Бело­руссиядә аны барысы да, шул исәптән Лукашенко үзе дә хөрмәт итә. Азәрбай­җанның 1990 елдагы лидеры Аяз Моталибов ул республикадан чыгып качты, әле Русиядә, тирән подпольеда. Шулай ук хәл-әхвәл белешәбез. Ул сау-сәламәт, кәефе дә ярыйсы, әмма Азәрбайҗанга кайтырга курка. Юрий Прокофьев белән очрашкалыйбыз, әмма партия чараларында түгел — партиядән китте ул.

— Кемнәрнең китүе йөрәккә нык тәэсир итте?
— “Правда”ның баш мөхәррире Иван Фролов вафат булгач, җимерүчеләрнең берсе дип искә алдым мин аны. Ә менә СССРның вице-президенты Янаев бик яхшы кеше иде. Молдавия президенты булган Лучинский сәер бәндә, аның фатиры Мәскәүдәге Арбатта, ул сине яклап, шунда ук алдарга да мөмкин. Очрашканда аңа төрттерә дә алам.

— Рыжков, Строев, Дзасохов Политбюро әгъзалары иде, шуннан сенаторлар булып яңа системага әйбәт яраклаштылар. 1996 елгы сайлауда Зюганов Ельцинны җиңгән очракта Сез кем булыр идегез?
— Беркем дә түгел. Мин 4 инфаркт һәм инсульт кичердем. Чазов миңа сәясәттән китәргә киңәш бирде. КПРФның консультатив советы әгъзасы булып калам. Әмма актив эшли алмыйм инде. Китаплар язам, картиналар төшерәм, авыррак эшләр миңа ярамый. Ә инде сез атап үткән иптәшләргә килгәндә, алар беркайчан да коммунист булмады.

— Ягъни СССРның партия җитәк­челегендә очраклы кешеләр бар иде?
— 20 миллион әгъзасы булган партия һәм СССР кадрларны сайлый белмәү һәм теорияне санга сукмау аркасында таркалды.

— Нинди льготаларыгыз бар иде?
— Мәскәүдә миңа фатир бир­мәделәр. Кунцеводагы бу 4 бүл­мәлене Краснодардагы 4 бүлмәле фатирга алмаштырып алдым. Политбюро әгъзаларына каралган бернинди льготага да омтылмадым. Бервакыт өстенлекле дәва­ханәдә ятам. Подъезд алдына машина килеп туктый. Аннан Ельцин чыга. Ә үзе ул чакта, район дәваханәсендә исәптә торам, эшкә трамвай белән йөрим, дип әкият сата иде. Ә мондагы дәваханәгә һәр иртәне процедурага йөрде. Табибә әйтә: “Кабахәт нәрсә, кичә генә бит әле өстенлекләргә каршы чыгыш ясады”. Халык депутатлары съезды бара. Ельцин белән мине бер үк табибә дәвалый. “Съездга барыйм әле”, — дим, ә ул җибәр­ми. Ельцин китте, үзенең чыгышында медицинаны, тоташ җәм­гыятебезне пычракка батырды. Мин һавада йөрдем, әйләнеп килүемә табибә үксеп елый. Шәфкать туташы Ельцинны аты-юлы белән сүгә: “Ничек шулай сөйләргә мөмкин икән?!” — ди.

— Сезгә дача һәм шоферы белән бергә машина да тиеш идеме?
— КПСС Үзәк Комитеты секретаре Олег Шенин белән икебезгә уртак дача бар иде. Мәскәүдә фатир юнәткәнче мин шунда яшәдем. Ике катлы. Беренчесендә — алгы бүлмә, кухня, ашханә, икенчесендә — ике йокы бүлмәсе. Шоферы белән машина да, сакчы да бар иде. Ул чактагы табибә Ирина Борисовна Бокарева При­маковның икенче хатыны булып китте.

— 1991 елдан соң бернәр­сәгез дә калмадымы?
— Бернәрсә дә. Ельцин мине медицина хезмәтләндерүеннән сыздырып ташлатты. Әйе, мин бернәрсә дә алмадым — бер­нәрсәгә дә дәгъва итмәдем.

— Пенсиягез персональныймы?
— Хәзер персональ пенсионерлар юк бит инде ул. Ак йортны вакытында ташлап киткәннәргә соңгы эш урыннарыннан пенсия гарантияләгәннәр иде. Безне аңардан мәхрүм иттеләр. Әле минем пенсия, хәзерге депутатларныкы кебек — 65 мең сум. Миңа җитә.

— 90нчы елларда Сез, Горбачев белән очрашкан хәлдә исәнләшермен, ә кул бирмәм ди идегез. Ә хәзер?
— “Исәнме”, диярмен. Кул бирмәм. Горбачев белән Ельцин җинаять эшләделәр. Күпме вакыт үтсә дә гафу ителмәслек. Гомумкешелек һәлакәте бу. Гомумкешелек прогрессының табигый барышы өзелде.
Юрий Прокофьев
сөйли

— Илнең кая тәгәрәгәнен күрдегез. Сез башкача ничек эшләр идегез?
— 1989 елда мине КПСС ҮК Политбюросы әгъзасы итеп сайладылар. ХХVIII съезд партиянең структурасын һәм аның илдәге хәлләргә йогынтысын үзгәртте. Политбюроның яңа составы бөтен нәрсәне республикаларның беренче секре­тарьлары киңәшмәсе­нә кайтарып калдырды. Киңрәк мөстәкыйльлеккә, ә аннары бүленүгә юнәлеш алынды. Мондый хәлдә мин нәрсә эшли ала идем?

— 1990 елда Политбюродагы 29 кешенең 21е — милли республикалар вәкилләре...
— Илгә югарыдан түбәнгә кадәр партия җитәкчелек итте. Политбюро составында Премьер-министр, Оборона, Чит ил эшләре министрлыклары, Госплан җитәкчеләре булганда мәсьәләләр хәл ителә иде. Анда республикалар җитәк­челәре кергәч, Горбачев аны лыгырдау урынына әйлән­дерде. Мондый составта уртак фикергә килү авыр иде.

— Сез ГКЧП составына кермәдегез, ә аның эшендә катнаштыгызмы?
— КГБ башлыгы Крючковка, хәзер гадәттән тыш хәл кертү файдасыз, президент каршында Хәвефсезлек советы — легитим орган бар, тәртип урнаштырыл­ганга кадәр ул Горбачевның өйдә генә утыруын сорарга тиеш, дидем. Үз фикеремне әйтү аркасында мине соңгы киңәшмәгә чакырмадылар. Крючков ГКЧП составына минем “партиядән читтәге” кемнедер тәкъдим итүемне телә­де. Аның составына партиядәге билгеле кешеләр кергән булса, хәлләр башкачарак булыр иде.

— Димәк, сездә тарихның юнәле­шен үзгәртү мөмкинлеге булган...
—1991 елда Би-би-сида мин, ГКЧП рейхстагка ут төрткән кебек провокация булды, дигән идем. Бу хәл шунда ук КПССны тыюга һәм иҗтимагый-сәяси корылышны үзгәртүгә китерде. ГКЧПдагылар­ның барысы да моны күз алдына китермәде, Крючков моны төгәл белә иде.

— СССР таркалганнан соң яңа Русиянең тормышына кереп китә алдыгызмы?
— Кереп китү катлаулылыгы юк иде. Мин бит Мәскәүдә автомеханик институтын тәмамлаган, техника белән мавыккан кеше идем. 90нчы елларда үз һөнәрем буенча эшли башладым. 2000 елда фән һәм техника буенча дәүләт премиясе алдым!

— Сезнең иптәшләр Дәүләт думасында һәм Федерация Советында утырдылар. Көн­ләшмә­дегезме?
— Юк. Соңрак Федерация Советы спикеры булган Строев белән без әйбәт мөнәсәбәттә идек. Ә Горбачевны отставкага җибәрергә әзерләнгәндә Шенин белән без Строевка эндәштек. “Егетләр, мине монда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә алдылар, сәясәт белән түгел. Йөрмәгез әле монда!” — диде. Бакчачылык институты директоры булып китте. Аннары губернатор һәм сенатор булды. ГКЧПда катнашмаган өчен аны югары күтәрделәр. Рыжковка килгәндә исә, мин аны СССР белән булган хәлдә гаеплеләрнең берсе дип исәплим.

— Элекке коллегалар белән элемтә тотасызмы?
— Моңа омтылмыйм.

— 80 яшегез билгеләнде. Политбюро буенча элекке иптәш­ләрегездән кемнәр котлады?
— Беркем дә. Собянин үзенә чакырып котлады, 40 минут сөйләшеп утырдык, “Мәскәү алдындагы хезмәтләр өчен” билгесе тапшырды.

— Күңелегез белән коммунист булып калдыгызмы?
— Әйе.

— Сезгә статус буенча тиеш бул­ганнардан 1991 елдан соң нәрсәнедер калдырдылармы?
— Машинаны һәм сакны шундук алдылар. Фатирдан чыгара алмадылар, чөнки мин аны 1980 елда ук алган идем. Горбачев мине медицина хезмәтләнде­рүен­нән сыздырып ташлатты.

— Горбачев белән очрашканда исәнләшәсезме?
— Урамның икенче ягына чыгам.

Хәзер кемнәр кайда?

Михаил Горбачев үзе исемен­дәге фонд оештырды. Анда аның кызы Ирина һәм Политбюро буенча хезмәттәше, “Үзгәртеп кору” проекты авторларының берсе академик Вадим Медведев эшли. 1996 елда Русия Президентын сайлауларда 0,5 процент тавыш җыйды. СССРдагы азык-төлек проблемасын хәл итәргә 1990 елда 15 миллиард доллар таба алмаганына, Ельцинны каядыр ераккарак илче итеп җибәрмәгәненә, 1991 елның августында Фороска очканына үкенә.
Николай Рыжков (СССР Министрлар Советының соңгы Рәисе) 8 елга якын Дәүләт думасында утырды. 2003 елдан — Федерация Советында Белгород өлкәсе вәкиле. 2019 елның сентябрендә 90 яше тулганда Русиянең Хезмәт Герое йолдызы белән бүләкләнде.
Дмитрий Язов — элекке СССРның оборона министры, иң соңгы Советлар Союзы маршалы. ГКЧПдан соң кулга алынып, ел ярым “Матросская тишина”да утырды. 84 яшендә Русия Оборона министр­лыгының генеральный инспекторы булып китте. 1991 елдан соң 10 китап язды.
Егор Лихачев — Горбачевны Генеральный секретарь итеп сайлауда һәм Ельцинны Свердловскидан Мәскәүгә үрләтүдә зур роль уйнаган кеше. Сик­сәненче еллар ахырында илнең баш идеологы булып саналды. ГКЧПны яклады, әмма аның составына кермәде. 1999 ел­да Томск өлкәсеннән Дәүләт думасына сайланды. 6 ел элек йөрәгенә операция ясатты. 2019 елның 29 ноябрендә 99 яшен тутырды.

Фәрит Фаткуллин әзерләде.
Фото: lenta.ru
Читайте нас