Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров традицион дини конфессияләр лидерлары - Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин, Русия Үзәк диния нәзарәте составындагы Башкортстан мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәд Таҗетдинов, Урыс Православие чиркәвенең Мәскәү патриархаты Башкортстан митрополиясе башлыгы, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, Уфа һәм Башкортстанның баш раввины Дан Кричевский белән очрашты. Анда катнашучылар әхлакый һәм дини тәрбия, милләтара һәм конфессияара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Төбәк җитәкчесе дин әһелләре үткәрә торган әхлакый-мәгърифәтчелек эшенең югары әһәмиятен билгеләп үтте.
- Актив позициягез, зирәклегегез, уңышлы эшчәнлегегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Радий Хәбиров. - Безнең республика уникаль: аның территориясендә 100дән артык милләт вәкиле яши, барлык традицион диннәрнең тарафдарлары бар. Без тату яшәмәсәк, Башкортстанның үсеше мөмкин түгел. Уртак тырышлык белән без төрле дин тарафдарлары арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклыйбыз.
Дини конфессияләр лидерлары агымдагы эш, иҗтимагый проектлар турында сөйләде, үзләрен борчыган сорауларны әйтте. Аерым алганда, сүз юл буе сервисы объектларында гыйбадәт бүлмәләре ачу, мәгариф оешмаларында дини тәрбия дәресләре кертү, социаль әһәмияткә ия объектлар төзү турында барды.
Әйтик, 2020 елның 19 июнендә Уфадагы Беренче җәмигъ мәчете комплексы территориясендә Русия Ислам университетының яңа бинасы үз ишекләрен ача. Чара Тәлгать Таҗетдинне мөфти итеп сайлауның 40 еллыгына багышлана.
Башкортстан Башлыгы алга таба мондый очрашуларны квартал саен, шул исәптән күчмә форматта оештырырга тәкъдим итте.