+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 февраль 2020, 17:40

Балалар - төп байлыгыбыз!

Балалар - төп байлыгыбыз!Ил Президенты Владимир Путин Русия Конституциясендә балаларга карата аерым мөнәсәбәт турындагы нормаларны беркетүне нигезле дип саный. Бу хакта ул чәршәмбе көнне РФ Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашуда белдерде.

Балалар - төп байлыгыбыз!Ил Президенты Владимир Путин Русия Конституциясендә балаларга карата аерым мөнәсәбәт турындагы нормаларны беркетүне нигезле дип саный.
Бу хакта ул чәршәмбе көнне РФ Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашуда белдерде.
Эшче төркем утырышы барышында Дәүләт думасы депутаты Ольга Баталина Төп Законны Русия Хакимияте балаларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өчен шартлар тудырырга тиеш дигән нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим итте. Парламентарий, шулай ук, Конституциягә балаларны "Русиянең иң мөһим байлыгы" буларак кертергә тәкъдим итте.
"Минемчә, бу дөрес, безнең Русия халыклары традицияләрендә һәрвакыт балаларга карата аерым сакчыл мөнәсәбәт булды", - дип килеште Путин. Дәүләт башлыгы Конституциядә тиешле нормаларның чагылышын гамәлдәге демографик проблемаларны исәпкә алып, максатка ярашлы дип саный. "Бездә, минемчә, Төп Законда элек балалар турында болай турыдан-туры әйтелгәне юк иде", - дип билгеләп үтте ул.
Аның фикеренчә, балалар турындагы нигезләмә илне берләштерергә сәләтле "әхлакый башлангыч" булачак. "Өстәмә рәвештә, әгәр бу Төп Законда чагылдырылса, миңа калса, бу акланачак", - дип тәмамлады Президент.
Президент Конституциядә урындагы хакимият органнары үз компетенциясе кысаларында гражданнар өчен медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын беркетү идеясен хуплады. "Сез беренче тапкыр гади граждан өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлегенең принципиаль булуын искә алдыгыз. Минемчә, моның бездә беркайчан да булганы юк иде, шуңа күрә рәхмәт", - диде Дәүләт башлыгы Дәүләт медицина палатасы президенты, Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты башлыгы Леонид Рошаль чыгышына карата.
Үз чыгышында Рошаль билгеләп үткәнчә, эшче төркем кысаларында хупланган төзәтмәләр, аерым алганда, илдә сәламәтлек саклау идарәсе вертикален кора. "Без үзебезнең төзәтмәләрне кабул итү, сәламәтлек саклауны финанслауны арттыру, кадрлар проблемасын хәл итү, матди-техник базаны яхшырту белән бергә, якын киләчәктә Русия халкына сәламәтлек саклауның яхшыруын чын-чынлап тоярга мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез", - диде Рошаль.
Элегрәк Дәүләт думасының профильле комитетына РФ Конституциясенә, шул исәптән муниципаль хакимияткә кагылышлы үзгәрешләр кертү каралган иде. Аларның берсе нигезендә, Төп Законда "урындагы үзидарә органнары федераль законда каралган компетенция чикләрендә медицина ярдәменнән файдалана алуны тәэмин итәләр" дип язу күздә тотыла.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас