Президент Владимир Путин Төньяк Осетия – Алания Республикасы башлыгы Вячеслав Битаров белән эшлекле очрашу уздырды. Алар төбәктә социаль-икътисади хәл турында фикер алышты.
Вячеслав Битаров белдерүенчә, гомумдәүләт проектлары ярдәмендә быел ук балалар бакчаларына чират бетерелгән диярлек. Моздокта балалар бакчасы ачылган, анда, нигездә, хәрби хезмәткәрләрнең балалары йөриячәк. Алар чиратта торган һәм бүген ул чират бетерелгән, бу гомумдәүләт проектлары ярдәмендә генә мөмкин булган.
- Мәктәпләрдә тулысынча өченче смена бетерелде. Икенче смена берничә мәктәптә кала әлегә, барысы да диярлек беренче сменада шөгыльләнә. Моннан тыш, яңа, хәвефсез, сыйфатлы юллар төзелә. Халык моны сизде инде. Бездә демографик хәл уңай хәл ителә, шуңа күрә өстәмә мәктәпләр төзү зарур. Алар бездә өч еллык бюджетта карала, без төзибез, һәм барлык акчалар да үзләштерелә.
Шуңа күрә бу - ил өчен дә, барлык төбәкләр, аерым алганда, безнең төбәк өчен дә бик мөһим гомумдәүләт проектлары, - диде Вячеслав Битаров.