+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 февраль 2020, 17:30

Без - Русия лидерлары!

Без - Русия лидерлары!Бер тәүлек эчендә "Русия лидерлары. Сәясәт" конкурсына 8 меңнән артык кеше теркәлгән.

Без - Русия лидерлары!Бер тәүлек эчендә "Русия лидерлары. Сәясәт" конкурсына 8 меңнән артык кеше теркәлгән.
"Русия лидерлары. Сәясәт" программасы буенча 8 меңнән артык гариза кергән. Мәскәү (17,2%), Свердловск өлкәсе (7,9%), Мәскәү өлкәсе (5,4%), Санкт-Петербург (5,1%) һәм Башкортстан Республикасы (4,9%) алда бара. Чукотка автономияле округыннан тыш, проектта Русиянең барлык төбәкләре дә катнаша. "Русия лидерлары" идарәчеләр бәйгесеннән аермалы буларак, бу ярышта катнашучылар киләчәктә эшчәнлеген бәйләргә теләгән Русиянең теләсә кайсы төбәгеннән теркәлергә мөмкин.
Нигездә, гаризалар ир-атлардан килә - алар 87,3 процент. Әмма шунысы кызык, теркәү этабының барлык биремнәрен, шул исәптән видеоинтервью яздыруны һәм йөкләнешне башкарган беренче катнашучы хатын-кыз булып чыкты. Белем дәрәҗәсе катнашучыларга карата мәҗбүри таләпләрнең берсе булып тора.
26 февральдә Мәскәү вакыты белән 18 сәгатьтә конкурс сайтында катнашучыларга ярдәм итү бите ачыла. Конкурс Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә, аны "Руссия — мөмкинлекләр иле" җәмгыяте оештыра. Катнашучы сыйфатында 16 мартка кадәр (Мәскәү вакыты белән 18.00гә кадәр) теркәлергә мөмкин.
Идел буе федераль округыннан "Русия лидерлары 2020" идарәчеләр конкурсы финалына 30 катнашучы керде. Аларның 7се — Татарстаннан, 6сы — Башкортстаннан, 4есе — Чувашстаннан, өчесе — Түбән Новгород өлкәсеннән, икешәр вәкил - Ырынбур, Самара өлкәләреннән һәм Мордовия Республикасыннан, берәр финалчы - Пермь краеннан, Саратов, Пенза өлкәләреннән һәм Марий Эл Республикасыннан.
Ярымфиналда безнең республикадан барлыгы 40 кеше катнашты.
Фото: gazeta.ru
Читайте нас