Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев 26 февральдә үзенең “Фейсбук”тагы битендә Иглин районы авыл советы башлыгының кабинетына керүче бер ирне сүгеп чыгарган резонанслы видеога карата фикерен белдерде. Гаугалы “кино” “Бердәм Русия”дә тикшерелгән.
- Бу видеоның “героен” чакырдык. Барысын да салкын акыл белән хәл итәргә тырыштык. Практика күрсәткәнчә, мондый очракларда эмоциональ карарлар һәрвакытта да дөрес түгел, - дип язган Константин Толкачев. - Чынлыкта хәл бер яклы гына түгел. Конфликт бер-берсен күптәннән белгән кешеләр, күршеләр арасында килеп чыккан. Авыл советы рәисе сүзләренә караганда “зыян күрүче” фәрештә түгел. “Начар” маддә буенча хөкем ителгән булган, эшләми, даими рәвештә тынлыкны һәм тынычлыкны боза, кычкыртып музыка тыңлый, авыл буйлап үз автомобилендә узышу оештыра. Аңа даими рәвештә күршеләре тарафыннан шикаятьләр килгән.
“Зыян күрүче” низаг чыккан көндә авыл советы сәркатибе - хатын-кызны елаткан. Видеода бөтен конфликт та күрсәтелмәгән, сүгенү факты ике яктан да булган.
- Булган хәлнең барлык шартларын исәпкә алып, без, миңа калса, үлчәнгән карар кабул иттек. Авыл Советы рәисе эшен дәвам итәчәк, ләкин дисциплинар җәза алачак. Ул шулай ук “зыян күрүче”дән гафу үтенергә тиеш. Сүз уңаеннан, алар арасындагы татулашу конфликт көнендә үк булган. Видео авторы үзе авыл советы рәисе янына гафу үтенүләр белән килгән. Кич белән алар трактор төзәткәнәр. Әмма видео бик зур шау-шу тудырды, һәм без булган хәлләрне игътибарсыз калдыра алмадык, - диде Константин Толкачев. - Авыл советы рәисе үзен болай тотарга тиеш түгел дип саныйм. Мондый хәл кабатланмаска тиеш.